Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.
Җырым чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алырмын.
Сары чәчәкләрдән генә
Җыйдым чәчәк бәйләмен.
Сөйгән ярым, сина гына
Язмышымны мин бәйләдем.
Кушымта:(2 тапкыр)
Җырым чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алырмын.
Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.
Җырым чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алырмын.
Өзәм әле сары чәчәк-
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алырмын.