Әйдә дустым, ал гармунны
Җырлыйк җидегән чишмәне.
Җырга-моңнарга күмелсен,
Авылыбыз кичләре.
Әйдә әйдә әйдә әйдә әйдә дустым
Җырлап ,уйнап ,күрсәт гармуның тавышын
Бергә бергә бергәләшеп биик әле
Донъяларның рәхәтләрен күрик әле
Эх кайда сез матур чаклар,
Яшел болын буйлары?
Бер сөлге өчен көрәшкән,
Җэйге сабан туйлары
Әйдә әйдә әйдә әйдә әйдә дустым
Җырлап ,уйнап ,күрсәт гармуның тавышын
Бергә бергә бергәләшеп биик әле
Донъяларның рәхәтләрен күрик әле
Искә алып яшь гомерне,
Моңлы көйләр сузарбыз.
Хәтер сукмаклары буйлап,
Җырлар җырлап узарбыз.
Әйдә әйдә әйдә әйдә әйдә дустым
Җырлап ,уйнап ,күрсәт гармуның тавышын
Бергә бергә бергәләшеп биик әле
Донъяларның рәхәтләрен күрик әле