Тирә-ягың бөдрә урман, Йосыф-Алан,
Урамыңда урман шауы җил искәндә.
Акбуз атларга атланып, синең якка оча идем,
Оча идем айлы кичләрдә.
Күрше авыл – Йосыф-Алан, Йосыф-Алан,
Синдә гашыйк булган идем мин бер кызга.
Тын күлеңдә йөзеп аңа өзгән идем төнбоеклар,
Күктә янган чакта йолдызлар.
Сиңа кайттым, Йосыф-Алан, еллар урап,
Озак йөргәч чит-җирләрдә каңгырып.
Кая китте, кая китте ал яулыклы ул гүзәл кыз,
Нигә китте сине калдырып?