Юлыма чыгасың.
Кулларың сузасың,
Оныттың, кадерлем, дисең дә.
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә,
Исемдә,
Исемдә.
Шелтәле карама.
Ят керде арага.
Сагынып яшим, дип, мим генә.
Катлаулы язмышым.
Иң татлы сагышым —
Син генә,
Син генә,
Син генә…
Гомерләр үтсә дә,
Көзләрем җитсә дә,
Көзләрем яз иткән нурым син.
Сүнсәм дә сүрелмәс.
Үлсәм дә өзелмәс
Җырым син,
Җырым син.
Җырым син!