Серле эз килә сузылып
Яшьлегем иртәсеннән
Өзгәлисең күңелемне
Шул эздән китәсең дә.
Үпкәләмә, өзгәләмә,
Күңелем бүтәннәрдә.
Үзең суыттың араны
Миңа син үпкәләмә.
Томан аша карауларың
Күзләреңә ягылган.
Газаплама безне, язмыш,
Канатыбыз каерылган
Очрашабыз, чит күрәбез
Кабул итми хисләрем.
Елмаячан өчен генә
Кабатламам үткәнне.