Без тормышны сынамыйбыз
Тормыш безне гел сыный
Кайгыларны гел саныйбыз
Шатлыкларны санамый
Кайгылар да борчулар да
Шатлыклар да бер тормыш
Юкка борчылыб тормышны
Күрми калмагыз ялгыш
Уф алла дигән тавышка
Кошлар кача камышка әәй
Түзә йөрәк, түзә икән
Эче тулы сагышка
Корылган шулай бу дөнья
Таң ата да кич була
Бүген кайгыга чумасың
Иртәгә шатлык тула
Сукмак аша кичкәндә дә
Уңгада сулга карыйм
Төштә әллә ни күрсәмдә
Ак бәхетләргә юрыйм