Син шатлыкның үзе төсле,
Йөзләреңә кояш сыйган.
Гомерләрең булсын озын,
Улыкаем, улым гынам.
Улыкаем, улым минем,
Бәхеткәең булсын димен.
Якты булыр барыр юлың,
Мин ышанам сиңа, улым.
(2 раза)
Бу тормышта ак һәм кара,
Гел янәшә атлап бара.
Үз бәхетең үз кулыңда,
Улыкаем, үзең кара.
Улыкаем, улым минем,
Бәхеткәең булсын димен.
Якты булыр барыр юлың,
Мин ышанам сиңа, улым.
(2 раза)
Сиңа дигән җырымдыр бу,
Сүзлэремне ишет, зинһар.
Бу йөрәгем мәңге шулай
Син дип тибәр, син дип тибәр.
Улыкаем, улым минем,
Бәхеткәең булсын димен.
Якты булыр барыр юлың,
Мин ышанам сиңа, улым.
(2 раза)