Бер сиңа китергән юлларда
Мең еллар, мең чакрым, мең адым.
Аяусыз елларны үттем дә,
Мин сине күкләрдән сорадым...
Караңгы төннәрне кичтем дә,
Мин сине төннәрдән урладым...
Нигә мин синеке соң? – димә,
Мин сине күкләрдән сорадым...
Тик сине күзләдем таңнарда,
Эзләдем - табуга юрадым!
Таңыбыз - җаныбыз бербөтен
Мин сине Ходайдан сорадым!
Бер сине табасы юлларда
Язмышым мең кабат сынады...
Сынмадым, бары тик ялварып,
Күкләрдән мин сине сорадым!
Тик сине эзләдем, тик сине,
Күзләрем булды гел юлларда!
Син күкләр җибәргән бәхетем!
Мәңге кал янымда, югалма!
Тик сине эзләдем таңнарда,
Эзләдем - табуга юрадым!
Таңыбыз - җаныбыз бербөтен
Мин сине Ходайдан сорадым!