Кич утырып кызлар чигү чигә,
Чикәннәре, беләм, бирнәлек.
Апаемны былтыр сораттылар,
Әле яшерәк, дип бирмәдек.
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Бизәкләргә ялгап бизәкне.
Бизәкләре җифәк — җырдай агыла,
Тик җырлары өзә үзәкне.
Кичләр кабатланмый, моңнар кайта,
Урап кайта икән бер талый.
Күпме үрләр үткәч, шул җыр тагы
Йөрәгемне телне урталый