1) Кирәк түгел алтын, көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Ярый әле әти, әни бар.
Кушымта: Әни булган йортның бәхете зур,
Әти янда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрмик,
Яшәр өчен безгә сез кирәк.
2) Шат елмайган алар йөзләрендә
Юкка чыга ару-талулар
Сый хөрмәтле өстәл яннарында
Ярый әле әти, әни бар
Кушымта: шул ук.
3) Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Урап үтсен иде кайгылар.
Безнең өчен догаларда булган,
Ярый әле әти, әни бар
Кушымта: шул ук.