Килү белән язлар һәр кич назлы
Пар сандугач җырын тыңладым.
Язлар бәхет бүләк итте безгә,
Туй күлмәге алдым нәкъ шул көздә,
Тик кияргә насыйп булмады...
Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Кабатланмас булса ялгышлар.
Башкаларны йөрәк кабул итми,
Күз алдымнан буй-сыннары китми.
Күңелемдә-әрнү-сагышлар.
Чишмә җыры бик ямансу була,
Йөрәк моңсу була көзләрен.
Януларым-көюләрем белән
Сагынганда туй күлмәге киям,
Һәм юлларда була күзләрем.