Җәйләр җиткәч ,тау битендә
Җир җиләкләре пешә.
Татлы җиләкләрне күрсәм ,
Әнкәем искә төшә .
Өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Яулыкның япкан агын .
Кайда калды икән ,әни ,
Шул җиләк кебек чагың !
Тар сукмактан тау битенә
Җырлый - җырлый менәсең .
Борылып елмайган килеш
Төшләремә керәсең .
Өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Яулыкның япкан агын .
Эх ,кайтарып булса икән
Шул җиләк кебек чагың !
Җир җиләкләрен күргәч тә
Әнкәем искә төшә .
Тау битендә һәр ел саен
Кызарып җиләк пешә .
Өсләрендә зәңгәр күлмәк,
Япкан яулыкның агын .
Төшләргә генә булса да
Кер әле , әни —җаным !