Луиза Хәйретдинова көе
Роберт Миңнуллин сүз
Таңнарда нурлырак,
Көннәрдә җылырак
Күңелдә җырлырак,
Янда син бар миңа
Синнән дә яхшырак,
Синнән дә яхшырак,
Синнән дә ягымлы кеше юк,
Дөньяда әнием
Китсәмдә җирләргә,
Әнием чирләмә
Талпынып яныңа,
Кайтырмын ерактан
Ни генә булсада,
Мин сине елатмам,
Синең күзләреңнең яшьләрен,
Чылатмам әнием
Мин диеп йөрәгем,
Көн яна, төн яна
Син минем бәхтемә яшисең,
Дөньяда әнием
Син минем бәхтемә яшисең
Дөньяда әнием
Син минем әнием