Айгиз Ахметов Язмышны бәйләдек гомергә минус

00:00 / 04:07
Loading
Скачать
0
2231
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: ориг
Свойства файла: 9,4 Мб 320 кбит/с
Загружено: elvira75 @ 11.01.17
Текст песни «Язмышны бәйләдек гомергә»
  
Эльвира Хәмәтнурова көе Гөлфия Шакирова сүзләре
 
Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Мин бәхетле сине очратканга,
Ходаема мең-мең рәхмәтле.
Бары синең генә янәшәңдә,
Таптым мин бит олы бәхетне.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Күңелемнең нурлы кояшы син,
Гомеремнең тугры юлдашы.
Саф мәхәббәт, тигезлектә булсын,
Бәхетләргә илткән юл башы.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә
Текст добавлен: elvira75