Алмалары өлгермәсә,
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез,
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез.
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Смотрите также:
Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Яратунын назлы сузлэре
Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Сина гына
Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Бергэ типсен йорэклэр
Гузель Уразова и Ильдар Хакимов - Сездэ кала ярты жаныбыз
Все тексты Гузель Уразова и Ильдар Хакимов >>>