Салих Сайдашев көе. Хәбиб Фәтхллин сүзләре
Туган җирем, сөйгән авылым
Бигрәк якын күңелгә.
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә…
Хуш, авылым, миннән,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.
Матур була, ямьле була
Яз көннәрең, җәйләрең…
Исән булсам, бер кайтырмын
Язлар кебек әйләнеп.
Хуш, авылым, миннән,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.