1.Батыр солдат булып таш һәйкәлләр
Баскан бүген мәйдан түренә.
Җиңү көне килеп җиткән саен
Күпме күз яшьләре түгелә.
Кушымта:
Җиңү көне җиңел килмәде ул!
Ятып калды илем уллары...
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары!
2.Йөзләр,меңнәр,миллионнар булып
Утка кергән Ватан солдаты.
Исемнәре җырга әйләнгән бит
Җиңү алып кайткан солдатның
Кушымта:
Җиңү көне җиңел килмәде ул!
Ятып калды илем уллары...
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары!
3.Ветераннар сафын барлый яшьләр
Алмаш килә илне яратып.
Җиңү көнен каршы алабыз без
Җиңү маршын горур яңгыратып.
Кушымта
Җиңү көне җиңел килмәде ул!
Ятып калды илем уллары...
Алар хөрмәтенә байракларны
Күтәрәбез бүген югары!