Шәл яулыгым йомшак кына, ак кына,
Шәл яулыгым йомшак кына, ак кына.
Җырлый-җырлый бәйләдем,
Җырлый-җырлый бәйләдем.
Карлар сара шәлемне, карлар сара шәлемне.
Кемнәр аңлар хәлемне?
Карлар сара шәлемне, карлар сара шәлемне.
Кемнәр аңлар хәлемне?
Шәл, яулыклар бәйләп йөргән кызлар күп,
Шәл, яулыклар бәйләп йөргән кызлар күп.
Ә син мине сайладың,
Ә син мине сайладың.
Карлар сара шәлемне, карлар сара шәлемне.
Аңларсыңмы хәлемне?
Карлар сара шәлемне, карлар сара шәлемне.
Аңларсыңмы хәлемне?
Шәл яулыгым читләреннән чәчләрем,
Шәл яулыгым читләреннән чәчләрем.
Төшеп тора күземә,
Төшеп тора күземә,
Карлар сара шәлемне, карлар сара шәлемне.
Кемнәр аңлар хәлемне?
Карлар сара шәлемне, карлар сара шәлемне.
Кемнәр аңлар хәлемне?
Аңларсыңмы хәлемне?