Ризван Хакимов Моннар кайтсын авылга минус

00:00 / 03:24
Loading
Скачать
0
15792
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Свойства файла: 3,1 Мб 128 кбит/с
Загружено: Василя @ 01.12.15
Текст песни «Моннар кайтсын авылга»
  
Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.

Авылыма монңар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.
Текст добавлен: Василя