1. Ашыктыра гомер юлы
Йөгергән кебек үтә.
Гөнахларым юк түгелдер
Күпме язылган икән.
Буялмасын иде күңел
Үкенечкә калмасын
Онытмыйк әле ходайның
Бездән сорау аласын.
Гомер юлы, гомер юлы
Сикәлтәле, бормалы
Адашмам, ялгышмам әле
Күңелем бит догалы
Әй бу гомер юллары.
2. Беркемгә дә үпкәләмик
Беркем дә рәнҗемәсен
безнең өчен әнкәйләрнең
Өорәге әрнемәсен
3. Сүрелмәсен күңелләрдә
Якты иман нурлары
Нинди эшкә тотынсак та
Онытмыйк бисмилланы