1.Олы юлга сине юлдаш итеп
Сайладым мин яшьлек язымда
Мөмкин булса кабат сайлау әгәр
Сине сайлар идем тагын да.
Припев:
Мин бәхетле бары син булганда
Мин кадерле бары синең яныңда.
Син кояшым, ай, йолдызым минем
Син булмасаң, сунәр кебек барсы да.
2.Алларыңа синең башым куеп,
Юанам мин авыр чагымда.
Бәхетемне Ходай куп курмәсен,
Аермасын безне шул гына.
Припев:
Мин бәхетле бары син булганда
Мин кадерле бары синең яныңда.
Син кояшым, ай, йолдызым минем
Син булмасаң, сунәр кебек барсы да.
3.Синең белән бергә эзләп таптым
Хыялымда йөрткән бәхетем.
Синең белән бергә кавыштырган
Язмышыма чиксез рәхмәтем.
Припев:
Мин бәхетле бары син булганда
Мин кадерле бары синең яныңда.
Син кояшым, ай, йолдызым минем
Син булмасаң, сунәр кебек барсы да.