1.Азмы күпме ел узган
Бу хәл тарихта калган.
Беренче авазын салып
Җиргә бәләкәч туган.
Башта тәпи юылган,
Аннан исем кушылган.
Зур тормыштан атлый,атлый
Инде юбиляр булган.
Булдың син дә юбиляр
Агылсын моңлы көйләр,
Сандугачлар отып алып
Истәлек итеп сөйләр.
2.Портфелен кулга алган
Мәктәпкә ул юл салган.
Күз ачып йомган арада
Бик күп дипломлы булган.
Эшендә дә макталган,
Сыналмаган,данланган.
Үзе дә сизмичә калган,
Бүген юбиляр булган.
Кушымта.
3.Юбилярны зурлыйбыз,
Уңышларын хуплыйбыз.
Чын күңелдән,саф йөрәктән
Бергәләшеп котлыйбыз.
Сиңа карап туймыйбыз,
Шәп син диеп уйлыйбыз.
Синең өчен бокалларны
Күтәрмичә куймыйбыз.
Кушымта.