Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.
Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.
Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам...
Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.
Уф, дип суларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.
Иртән торып тәрәз ачсам,
Кошлар кунган миләшкә шул,
Кошлар кунган миләшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.