Тал бөреләре уяна,
Сандугачым күр әле.
Яшь йөрәкләрдә кузгала,
Ярлар сөю теләге.
Кушымта: 2 тапкыр
Көзен япкан тәрәзәмне
Язгы җил ачты инде.
Йөрәкләрдә язгы сагыш,
Йокылар качты инде.
Сыерчык бураны чыга,
Күбәләкктәй күбәләк.
Кояш күзен кысып тора,
Җир читенә чүгәләп.
Кушымта: 2 тапкыр
Көзен япкан тәрәзәмне
Язгы җил ачты инде.
Йөрәкләрдә язгы сагыш,
Йокылар качты инде.
Язлар җитсә су кузгала,
Ташу китсә ком кала.
Карлар китсә, бозы кала
Ярлар китсә,моң кала.
Кушымта: 2 тапкыр
Көзен япкан тәрәзәмне
Язгы җил ачты инде.
Йөрәкләрдә язгы сагыш,
Йокылар качты инде.
2 тапкыр
Йөрәкләрдә язгы сагыш,
Йокылар качты инде.