Салават Фатхетдинов Сайрамаган сандугач минус

00:00 / 03:28
Loading
Скачать
0
15026
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: с бэк-вокалом
Свойства файла: 3,1 Мб 128 кбит/с
Загружено: флорис @ 18.12.13
Текст песни «Сайрамаган сандугач»
  
Әллә кунар талын ялгыш
Сайлаганмы сандугач?
Бер генә дә сайрамыйча
Очты-китте таң тугач.

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Таң чыкларында коенып
Парлы гөлләр калкыгач.
Әллә ялгызлыктан качып
Очкан микән сандугач?

Кайтыр җирләрең булмагач
Очсаң ни, очмасаң ни?
Ятлардан калган ярларны
Кочсаң ни, кочмасаң ни?

Килмәскә киткән ярыңны
Өзелепләр сагынгач,
Сайрау түгел – яшисең дә
Килмидер шул, сандугач.

Ялгыз башыңа ояңны
Корсаң ни, кормасаң ни?
Яратмаган ярлар белән
Торсаң ни, тормасаң ни?

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?