Салават Фатхетдинов Чиялэр минус

00:00 / 04:57
Loading
Скачать
0
21076
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тональность:
C  
Свойства файла: 11,3 Мб 320 кбит/с
Загружено: 11.12.12
Текст песни «Чиялэр»
  
          Чияләр
Рамил Мифтахов көе                                                 Ф. Мөхәммәтова сүзләре

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр. 
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.
          Кояшка үрелеп,
          Кызара чияләр. 
          «Сез икәү, сез икәү
          Пар килгән!» — дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар, 
«Үбим!» — дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
         Кояшка үрелеп,
         Кызара чияләр. 
         «Сез икәү, сез икәү
         Пар килгән!» — дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр. 
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» — дияләр.
        Тулышып пешкәннәр
        Кып-кызыл чияләр.
        «Сез икәү, сез икәү
        Бәхетле!» — дияләр.