Төшләремә кергән, күңелемдә йөргән,
Якын кадерле авылым
Бер әйләнеп килсәм, якыннарны күрсәм
Басам йөрәкнең давылын.
Каршы ала кайтуымны
Кырлары, басулары
Ник шул кадәр якын икән
Эх, авылым юллары.
Яңгырларда калып, юешләнеп, чыланып
Озаклап йөрсәм болында
Шундый рәхәт була, җанга шатлык тула
Кайткандай сабый чагыма
Исән-саулар булып, һәр чак вакыт табып
Язсын ла кайтып йөрергә.
Тирә-күршеләрнең, мине көткәннәрнең
Барсының хәлен белергә.