Башларыма кигән эшләпәмнең
Сиксән сигез икән өлгесе;
Килгәннәрдән бирле карап торам:
Сез икән сез дөнья көзгесе.
Алма бакчасына, һай, керәем,
Матур кызлар алма җыядыр;
Йөзләрегез якты, сүзегез татлы,
Күңелләрем сезне сөядер.
Безнең ил — сандугач сайрар җир лә!
Безнең ил — уйнап, көлер җир.