1.Билен кысып буган, диләр,
Бигерәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
2.Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
3.Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.