Алдагысын бердэ уйлап тормый
Рэнжетэбез эдэм баласын
Тэн ярасы тозэлэдэ сыман
Нилэр юар жаннын ярасын
Рэнжетмэгез жирдэ кешелэрне
Сузлэр белэн бэгер телмэгез
Ни кадэрле авыр булса булсын
Рэнжеткэнче бэхет телэгез
Рэнжеткэннен хакын хаклар очен
Житмэс бэлки безнен гомерлэр
Нахак суздэн ачы куз яшеннэн
Азат булсын иде кунеллэр
Рэнжетмичэ яшик кешелэрне
Тубэнчелек белэн карамыйк
Усаллыктан кара кончелектэн
Жаныбызны эйдэ аралыйк