Ак күлмәгем,ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә
Әллә нигә яраттым.
Ак күлмәгем,ак күлмәгем
Якасы дулкын бизәк.
Каерылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынган гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алыштырмам карага
Дөрли, дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.
Мин караны кими диеп,
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач күлмәк тузгач
Бәлки син дә сөярсең.