Минем сиңа булган мәхәббәтем
Язын гөлләр белән чәчәк ата.
Әллә кайда җир читләрен гизеп,
Очар кошлар белән кире кайта.
Минем сиңа булган мәхәббәтем
Җәйге җылы яңгыр булып ява
Кичтә суга ай сукмагы сала.
Алсу таңда нурлар булып тама.
Минем сиңа булган мәхәббәтем
Көзге җилләр белән дулап ала.
Яфрак белән өзелеп җиргә оча,
Парашюты ләкин тотып кала.
Минем сиңа булган мәхәббәтем
Җәйге җылы яңгыр булып ява
Кичтә суга ай сукмагы сала.
Алсу таңда нурлар булып тама.
Минем сиңа булган мәхәббәтем
Энҗе кардай җемелдәнеп яна.
Оныттыңмы диеп сораганчы,
Һәр фасылда син бар, шуны аңла.
Минем сиңа булган мәхәббәтем
Җәйге җылы яңгыр булып ява
Кичтә суга ай сукмагы сала.
Алсу таңда нурлар булып тама.