1) Яз булып кер әле күңелгә
Бозлары гөмерлек түгеллә.
Карашың хисләрне илертеп
Йөрәкнең үренә үрелә.
Кушымта:(2 тапкыр)
Яз булып кара син күземә
Иң нечкә кыларым өзелә.
Язларын китергән бәхеткә
Түз йөрәк туктамый, түз генә.
2) Яз булып кил әле тарсынма
Язларда бөреләр ачыла.
Барына кул селтим, йөгерәм
Наз тулы сөюем каршына.
Кушымта:(2 тапкыр)
Яз булып кара син күземә
Иң нечкә кыларым өзелә.
Язларын китергән бәхеткә
Түз йөрәк туктамый, түз генә.
3) Яз булып наз булып яратып,
Кер җанның үренә үтә син.
Яз булып, җуелмас наз булып
Кал әле, китмә син, китмә син.
Кушымта:(2 тапкыр)
Яз булып кара син күземә
Иң нечкә кыларым өзелә.
Язларын китергән бәхеткә
Түз йөрәк туктамый, түз генә.
Язларын китергән бәхеткә
Түз йөрәк туктамый, түз генә.