1.Кояш бүген бигрәк иртә чыкты,
Күңел хәлләтемне иркәләп.
Син кайларда,кайсы тарафларда,
Назланасы килә бергәләп.
Бер җылы наз кипкән мизгелләрдә,
Серле сихри назга күмелдем.
Бүлешәсем килде синең белән,
Хисләремдә сиңа йөгерде.
Кушымта:
Синдә минем җылы кояшым бит,
Шундый кайнар күңел нурларың.
Сиңа атап бүген иртәдән үк,
Парлы нурлар үзем җыямын.
2.Ихлас сөю шушы буладыр ул,
Гомерлеккә сүнмәс-үрелмәс.
Икебезгә насыйп уртак серләр,
Башкаларга инде бүленмәс.
Болытлардан качып кала кояш,
Нурлар тезә-тезә күңелгә.
Ә син озын нурлар иркәлимен,
Инде кояш синең күгеңдә.