Мәңгелек ут, гүя, солдатларның
Ялкынланып типкән йөрәге.
Күтәрүче сугыш авырлыгын,
Илебезнең көчле терәге.
Һәйкәл белән янәш мәңгелек ут
Күк чыршылар үсә якында.
Канәферләр ала күз явымны
Уйландырып солдат хакында
Канәферләр – җиңү чәчкәләре
Кояшымның алтын нурында.
Җиңү язын данлап җыр җырлыйбыз –
Үлемсез җыр – солдат турында.