— Сенлем тугач, ничек шатланганым
Бүгенгедәй әле дә исемдә.
— Синең кебек булсам иде диеп,
Теләгәнем истә минем дә.
— Егетләрнең синдәйләрен эзлим.
— Кызлар күзлим сиңа охшатып.
— Булсын иде сөйгән ярыма да
Сиңа ышангандай ышанып.
— Сенелем бар диеп, шатланам мин.
— Әле дә син бар, диеп куанам.
— Булганда да язмыш киртәләрен
Җиңәрбез дип бергә ышанам.
— Егетләрнең синдәйләрен эзлим.
— Кызлар күзлим сиңа охшатып.
— Булсын иде сөйгән ярыма да
Сиңа ышангандай ышанып.
—Жил янгырлар сина тидермэмен.
—Давыллардан сине саклармын.
—Куанычын булып яшэрмен мин
Синен ышанычны аклармын.