Тау итәген томан сорган чакта,
Җыр яңгыраса кичке тынлыкта.
Таулар аша юллар узган чакта,
Сагынучың барын онытма.
Иңнәренә ялгыз күтәрмәстәй
Авырлыклар төшсә тормышта,
Янәшәңә басып, иңен куяр
Якын дустың барын онытма.
Май кояшы, җылы нурын коеп
Чәчләреңнән сөйгән минутта,
Ерактан да сине якын тоеп,
Яратучың барын онытма.