1
Ел саен көзләр җиткәч
Җилләр суынып киткәч.
Без мәктәпкә барабыз
Һәм шуңа куанабыз.
Кушымта
Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме.
Теләп безгә бишлеләр
Зата әти-әниләр.
2
Җәй буе күрешмәгән
Классташлар очрашабыз.
Яңалыклар җыелган
Сөйләшеп һич туймыбыз.
Кушымта
Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме.
Без тырышып укырбыз
Үскәч галим булырбыз.
3
Укытучы апабыз
Без аны яратабыз.
Ул безгә белем бирә
Белем безгә бик кирәк.
Кушымта
Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме.
Алда көтә дәресләр
Һәм зурдан зур өметләр.