1). Күрдем сине әй сылу кыз
Җиде юлның чатында
Юл читендәге алмагач
Шау чәчәктә чагында
КУШЫМТА:
(2 мәртәбә)
Карап калдым инде сине
Яздым инде телләрдән
Йолдызларга багам хазер
Хәбәр көтәм җилләрдән
2). Тәрәзәңә чилтер йолдыз
Җилләр шакыр капкаңны
Төн йокламый каршыларсың
Алсу таңнар атканын
КУШЫМТА:
(2 мәртәбә)
3). Сискәнерсең бер көн бәлки
Тәрәзәңнән карагач
Чәчкәләрен кыяр инде
Тышта ялгыз алмагач
КУШЫМТА:
(6 мәртәбә)
Йолдызлардан багам хәзер
Хәбәр көтәм җилләрдән
Хәбәр көтәм җилләрдән
Хәбәр көтәм җилләрдән