Татар халык жыры Народная – Агыйдел каты ага минус

00:00 / 03:27
Loading
Скачать
0
15064
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Свойства файла: 7,9 Мб 320 кбит/с
Загружено: Жырчы @ 05.06.15
Текст песни «Народная – Агыйдел каты ага»
  
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын —
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдай нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтрең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.
Текст добавлен: AigulAlmaz