1.Яз килүгә шау чәчәккә
Кумелә алмагачлар.
Сайрый, сайрый пар эзлиләр,
Бакчада сандугачлар.
Кушымта: 2 тапкыр
Соңга калма берүк соңлама,
Сагышларда гына яндырма.
Ак мәхәббәт алып кил әле,
Назларыңнан берүк калдырма.
2.Көн озая, төн кыскара,
Очрашырга вакыт аз.
Аз булса да очрашыкчы
Кунелдә бит мәңге яз.
Кушымта: 2 тапкыр
Соңга калма берүк соңлама,
Сагышларда гына яндырма.
Ак мәхәббәт алып кил әле,
Назларыңнан берүк калдырма.
3.Сайлап алган яр бер генә
Күңелгә хуш килгәне.
Сайлаган яр ул бер генә
Йөрәккәең сөйгәне.
Кушымта: 2 тапкыр
Соңга калма берүк соңлама,
Сагышларда гына яндырма.
Ак мәхәббәт алып кил әле,
Назларыңнан берүк калдырма.
Ак мәхәббәт алып кил әле,
Назларыңнан берүк калдырма.
Назларыңнан берүк калдырма!