1. Гармун уйныйм, гармун уйныйм.
Һаман гармун уйныйм мин.
Остарып җиткәч барсында
Биетергә уйлыйм мин.
Остарып җиткәч барсында
Биетергә уйлыйм мин.
2. Учларыңны шапылдатып
Чәчләреңне сыпыр да.
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпыр-тыпыр, тыпыр да.
3. Эй, бии итек-читекләр.
Эй, уйныйм мин, уйныйм мин.
Минем кебек шәп гармунчы
Юктыр диеп уйлыйм мин.
Минем кебек шәп гармунчы
Юктыр диеп уйлыйм мин.